news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Элмәле җирлегендә халык җыеннарында юллар мәсьәләсе кузгатылды

Җыенга килүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итүләрен сорадылар.

Яңа Элмәле җирлегендә халык җыеннарында юллар мәсьәләсе кузгатылды
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында узган халык җыеннарында юллар мәсьәләсе кузгатылды.Яңа Элмәледә 14 урамның 3 сендә, Иске Элмәледә 8 урамның 2 сендә генә юллар каты өслекле. Бу турында район басмасы хәбәр итә.

Яңа Элмәленең Лашман урамында юлның бер өлешенә таш түши башлаганнар, әмма эшне дәвам итсеннәр иде, диләр. Юлның начарлыгы аркасында кайбер урамнар йортларыннан сөт алып китүдә тоткарлыклар булгалый, чүп җыю кыенлаша. 

Яңа Элмәледә берничә хуҗалык Интернет челтәренә тоташа алмый, электр челтәрендәге көчәнеш түбәнлектән интегүчеләр дә ярдәм сорый. Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу хәлләрне ашыгыч һәм конкрет өйрәнергә һәм уңай хәл итәргә кушты.

Район электр элемтәсе челтәрләре һәм электр челтәрләре вәкилләре җыенда катнашып, үзләре дә кулланучыларның шикаятьләрен ишетеп – белеп киттеләр. Берәүдән күршесеннән генә диярлек газ торбасы сузып челтәргә тоташу өчен 80 мең сум акча сорыйлар икән. Ник алай кыйммәт икәнлеген белешергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100