news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа елга Татарстан банкларына хакер һөҗүмнәре артачак

Бәйрәм алдыннан экспертлар банк оешмаларына барлык мөмкин булган саклык чараларын кулланырга чакыра.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Яңа елга Татарстан банкларына хакер һөҗүмнәре өч тапкыр артык булачак, дип җиткерә РБК-Татарстан Иннополис университетының мәгълүмат куркынычсызлыгы үзәге башлыгы.

Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм каникулларында киберһөҗүмнәр 30 процентка арта, дип билгеләп үтә эксперт. Барыннан да элек бу бәйрәм алды көннәрендә куркынычсызлык хезмәтенең Россия банкларында мәгълүмат саклау чараларын камилләштерүдә ваемсызлыгы аркасында килеп чыга.

2017 — 2018 еллар бәйрәмендә дә искәрмә булмаячак, дип белдерә Сергей Петренко.

Проблема булдырмас өчен, ул банк оешмаларын барлык мөмкин булган саклык чараларын кулланырга чакыра.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100