news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга мандарин 20 процентка арзанаячак

Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Яңа елга мандарин 20 процентка, ә әфлисун 15,5 процентка арзанаячак. Әлеге фаразны Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитика бүлеге җиткерә, дип яза “Известия”.

Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле. Ноябрьдән гыйнварга кадәр әлеге җиләк-җимеш Россиягә чит илләрдән кертелә. Ихтыяҗ зур булганга,  цитруслар күпләп китерелә.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге җитәкчесе Кирилл Лашин әйтүенчә, октябрьдә Абхазиядән кергән мандаринның килограммы - 75 сум, ә Марокка һәм Төркиянеке 110 сум тирәсе тора. Декабрьдә исә 1 килограмм Абхазия цитруслары - 60 сум, Марокка һәм Төркиядән килгәненең 1 килограммы 88 сум торачак.

Моннан тыш, аналитиклар әфлисунга бәяләр төшәчәген фаразлый. Узган ай ахырында, ЕМИСС мәгълүматлары буенча, 1 килограмм әфлисунга уртача 106,56 сум акча түләнгән. Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге фаразлары буенча, әфлисунга бәяләр 15,5 процентка - 90 сумга кадәр төшәчәк.

Искәртеп үтик, мандарин, шампан шәрабе һәм шоколад — Яңа елга һәм каникул чорында күпләп сатып алына торган продуктлар арасында. Яңа елга бәйрәм өстәленә мандарин кую гадәте Кытайдан керүе билгеле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100