news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга Казанның 11 паркын һәм скверын бизәячәкләр

12 метрлы иң биек чыршыны «Черек күл» паркында урнаштырачаклар.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елга Казанның 11 паркын һәм скверын бизәячәкләр. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.

12 метрлы иң биек чыршыны һәм казанлылар яратып өлгергән арт-объект — 6 метр биеклегендәге люстраны «Черек күл» паркында урнаштырачаклар. Шулай да биредә 6 мең квадрат метр мәйданны биләгән шугалак төп пунктларның берсе булачак. Ул 14 декабрьдә ачылыр дип көтелә.

Горький паркында 10 метр биеклегендәге чыршы, шулай ук «Раштуа фонарьлары» һәм «Йолдызлы күк» дигән арт-объектлар пәйда булачак. Шәһәрнең үзәк чыршысын «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырачаклар, биредә боз шәһәрчеге дә үсеп чыгачак. «Крылья Советов» һәм «Наратлык» паркларында да чыршы утлары кабыначак.

«Континент» паркында чыршы һәм «Кошлар» арт-объекты урнаштырсалар, Фучик урамындагы бульварда үсеп утырган агачларны гына бизиячәкләр, Дәрвишләр бистәсендәге скверда исә чыршыдан тыш, гирляндалар да эләчәкләр. «Калейдоскоп» паркында да гирляндалар сузылачак, ә Аксенов исемендәге скверны белт-лайт бизәр дип көтелә.

Горки-Әмәт урманында урман җәнлекләре сурәтләнгән консольләр, чыршы һәм тузганак рәвешендәге арт-объектлар, шулай ук балкып торган 2019 саннары пәйда булачак. Киләсе атнада биредә балалар өчен тау шуу урыны ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100