news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елга – хризантемалар

Яңа елга – хризантемалар

(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). «Майский» агрокомбинаты хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәменә 10 000гә якын хризантема үстерде. Чәчәкләрнең беренче партиясе Казанның сәүдә челтәренә җибәрелгән инде.

Узган ел яшелчәчеләр чәчәк үстерү белән шөгыльләнергә уйлаган, моның өчен кечкенә цех бирелгән. Әмма тормыш күрсәткәнчә, чәчәкләр Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ихтыяҗ зур булган тауарларның берсе. Шуңа күрә быел хризантемалар 300 квадрат мәйданда утыртылган. Чәчәкләрнең төсләре дә күз явын алырлык. Сүз уңаенда, бу көннәрдә «Майский» хезмәткәрләре сәүдә челтәренә помидор, кыяр, гөмбәләрне күпләп җибәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot