news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга Черек күлдә шугалак ясаячаклар

Парклар һәм скверлар дирекциясе Яңа ел уңаеннан «Паркларда – кыш» программасын әзерләде.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Яңа елга яңартылган «Черек күл» паркында 6 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән шугалак ачылачак, диде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Парклар һәм скверлар дирекциясе Яңа ел уңаеннан «Паркларда – кыш» программасын әзерләде.

«Тарихи-мәдәни мирас объекты («Черек күл» паркы) Россиядә – Театрлар, Татарстанда Лев Толстой елы кысаларында тематик чаралар үткәрү өчен үзәк парк буларак сайланды», - диде Абзалов.

Биредә Яңа ел чыршысы, тематик арт-объектлар һәм 6 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән шугалак пәйда булачак.

Яңа ел каникулларында Горки-Әмәт урманында гаилә һәм балалар мастер-класслары, спорт чаралары узачак.

Горький паркын бәйрәмчә бизәячәкләр, Яңа ел чыршысы урнаштырачаклар, Раштуа ярминкәсендә сувенирлар һәм кайнар эчемлекләр сатылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100