news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга бизәү буенча “Казан утлары” конкурсы башланды

Анда җәмгыятьнең киң даирәсе катнаша ала

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Казанда Яңа елга бизәү буенча “Казан утлары” дип исемләнгән конкурс башланды, дип игълан итте мэрия сайты. Конкурста шәһәр мохитен төзекләндерүгә-матурлауга үз өлешен кертергә теләгән предприятиеләр һәм оешмалар, бизнес-җәмәгатьчелек һәм, гомумән, казанлылар катнаша ала.

Конкурста катнашучыларга 15 декабрьгә кадәр www.kazanlights.ru сайтында теркәлергә, заявканы тутырып, үз объекты бизәлешенең фотосын теркәп җибәрергә кирәк. Катнашучыларга витрина, бина фасады яисә ишегалдын бәйрәм тематикасында бизәргә тәкъдим ителә. Актив кулланучылар өчен социаль челтәрдә “Инстаграмм” бите ачык, күңелгә хуш килгән объектны “огни казани”, “казан утлары” яки “kazan lights” хештэгы белән билгеләргә була.

Җиңүчеләр 17 декабрь көнне, сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә, “Иң яхшы фасад”, “Иң яшхы витрина” һәм “Иң яхшы ишегалды” номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Тавыш бирү 1 февральгә кадәр барачак. Нәтиҗәләр исә 16 февральдә чыгарыла: җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100