news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елга балалар белән сәяхәт өчен популяр Россия шәһәрләре арасында Казан өченче булды

Туристлар балалары белән Татарстан башкаласында уртача өч тәүлек була һәм торак өчен көненә 4 мең сум акча тота.

Яңа елга балалар белән сәяхәт өчен популяр Россия шәһәрләре арасында Казан өченче булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы Яңа ел каникулларында балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган Россия шәһәрләре исемлегендә өченче урынны яулады. Бу хакта торак броньлау буенча Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Сервис мәгълүматлары буенча, туристлар балалары белән Казанда уртача өч тәүлек була һәм торакка көненә 4 мең сум акча тота.

Рейтингта беренче ике урында Санкт-Петербург һәм Мәскәү тора. Популярлык буенча дүртенче һәм бишенче урыннарда Петрозаводск һәм Түбән Новгород урнаша.

Исемлек туристлар балалары белән яшәү өчен булган кунакханә һәм апартаментларны 2018 елның 27 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр броньлау мәгълүматлары анализы нигезендә ясалган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100