news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яңа елга бүләкләрне үз кулы белән ясарга өйрәтәчәкләр
26 һәм 27 декабрьдә Татарстанның Милли музеенда Казанның халык һөнәрчелеге осталары Яңа елга багышланган “Яңа елга – бүләкләр” исемле күргәзмә оештыра
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). 26 һәм 27 декабрьдә Татарстанның Милли музеенда Казанның халык һөнәрчелеге осталары Яңа елга багышланган “Яңа елга – бүләкләр” исемле күргәзмә оештыра.
Декабрь ае - Яңа елга әзерлек чоры. Туганнарны, якын дусларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйсы, үзенчәлекле бүләкләр тапшырасы килә. Әмма кибетләргә йөрергә вакыт калмый, андагы бәяләр “тешли”, бөтен җирдә кризис. Ә бит бәйрәмдә якын кешеләрне бүләкләр белән сөендерәсе килә. Кызыклы һәм үзенчәлекле бүләкләрне каян алырга дигән сорау туа. Милли музейда оештырылачак күргәзмә әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Анда кулдан эшләнгән котлау открыткалары, балчыктан ясалган бизәнү әйберләре, бисер белән бизәлгән сумкалар, балчыктан ясалган сыннар, бәләкәй вазалар, сувенирлар, курчаклар һәм башка – оста кулы белән ясалган әйберләр тәкъдим ителә.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен төрле темаларга багышланган күрсәтмә дәресләр бирү дә планлаштырыла. Танылган осталар кыска вакыт эчендә үз кулы белән бүләкләрне ясарга өйрәтәчәк. Бүләкләрне осталар коллекциясеннән дә сайлап сатып алып була, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot