news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан Владимирда татар теле дәресләре укытыла башлаячак

Дәресләрне үткәрергә Владимир өлкәсе хакимияте рөхсәт биргән.

Яңа елдан Владимирда татар теле дәресләре укытыла башлаячак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Владимир өлкәсендә киләсе елның гыйнварыннан татар теленнән дәресләр укытыла башлаячак. Мәктәп программасы буенча атнасына бер тапкыр туган тел һәм туган әдәбият фәннәре укытылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә режиссер һәм сценарийлар язучы Индира Янбекова сөйләде.

Индира ханым татар теле дәресләрен үткәрү мәсьәләсе Владимир өлкәсе хакимияте алдында күтәрелгәнен әйтте. «Мәгариф департаменты җитәкчелеге яңа елдан онлайн кушымтада татар теле дәресләрен үткәрергә рөхсәт бирде. Татар телен өйрәнергә теләүче балалар бөтен өлкә буенча таралган, шуңа күрә дистанцион уку форматында татар теле дәресләрен оештырып җибәрергә телибез», — диде ул.

«Владимир өлкәсендәге мәктәпләрдә туган тел дәресләрен кертеп җибәрү өчен озак көрәштек. Ниһаять, канун чыкканнан соң, киләсе елның гыйнварыннан туган тел һәм туган әдәбият дәресләрен мәктәптә дә үткәрергә уйлыйбыз. Элегрәк татар теле дәресләре бары тик мәчетләрдә генә укытыла иде. Хәзер исә якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре атнасына бер тапкыр үтә», — диде ул.

Татар теле дәресләрен укытырга укытучы булмаганлыктан, Индира ханым Казан федераль университеты оештырган татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү программасын үтә. «Белгечлегем буенча мин рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы. Татар теленнән белемнәр туплап, укыта башларга исәплим. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы кызыбыз бар, алга таба дәресләрне ул да укыта башлар, аңа өметләр бар», — диде ул.

Индира Янбекова балалар бакчасында да татар группалары ачылган булуын искәртте. «Тәрбиячебез Һава Ибраһимовна балалар бакчасында төрле яшьтәгеләр белән шөгыльләнде, татар теле дәресләрен көтеп алалар иде. Татар телен укыту өчен белем алмаганлыктан, группаны яптылар. Татар группасы яңадан эшли башлар дигән өмет бар хәзер», — дип саный ул.

«Халык санын исәпләүләре буенча, Владимир өлкәсендә җиде мең татар яши. Шулай да, чынлыкта аларның саны ике тапкырга күбрәк дип уйлыйбыз, чөнки бәйрәмнәргә йөрүче танышларыбыз да күп. Икенче яктан, үзен татар дип әйтергә оялучылар да бар. Туксанынчы елларда күченеп килгәннәр татарча сөйләшә, динне тота. Кызганыч, өлкән буын телне оныткан, оныклары да туган телләрен белми», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100