news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан Татарстанда ветераннарга, ятим һәм аз керемле кешеләргә субсидияләр арта

Татарстанда ятим балаларның кайбер категорияләренә социаль түләүләр 9,9 мең сум тәшкил итә.

Яңа елдан Татарстанда ветераннарга, ятим һәм аз керемле кешеләргә субсидияләр арта
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда айлык субсидия һәм дотацияләр алу хокукына ия булган кешеләргә айлык түләүләр артачак. Моңа дару сатып алу һәм җәмәгать транспортында йөрү дә керә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

Карарда 2019 елдан хезмәт ветераннарына һәм республика дәүләт бүләкләренә ия булучыларга айлык түләүләрне 466 сумнан - 486 сумга, тыл хезмәтчәннәренә 696 сумнан 726 сумга кадәр арттыру турында билгеләп үтелә.

Мәктәпкәчә яшьтәге ятим балаларга субсидияне 8,3 мең сумнан -  8,6 мең сумга кадәр, ә укучылар өчен 9,5 мең сумнан 9,9 сумга кадәр арттырачаклар.

Индексация ятим балаларга юлда йөрү һәм күп балалы гаиләдәге балалар өчен дарулар сатып алу өчен бирелә торган субсидия күләменә дә кагылачак. Ирләре алимент түләүдән баш тарткан ялгыз хатыннарга түләүләр 460 сумнан 480 сумга кадәр артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100