news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан соң казанлыларны тере чыршыларны җыю акциясенә кушылырга чакыралар

Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Яңа елдан соң Казанда яшәүчеләрне тере чыршыларны җыю буенча традицион акциягә кушылырга чакыралар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләге булган һәркем гыйнвар аенда чыршы, нарат, киселгән чыршы ботакларын алып килеп махсус контейнерга куя ала. Агачлар бары тик физик затлардан гына кабул ителә.

Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак. Чыршылар ылыслы ботакларны һәм кайрыларны ярата торган заан токымлы кәҗәләргә барачак. Узган ел уртак көч белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык хуш исле сый җыелган.

Кабул итү пунктлары тәүлек буе 10-31 гыйнвар көннәрендә түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:

Гадел Кутуй урамы, 160, "Идел буе экология компаниясе" офисы янындагы контейнер;

Җиңү Проспекты, 141, "Мега" гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100