news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан Россиядә торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта

Аннары тарифларны елына бер тапкыр индексациялиләр.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары уртача алганда 4 процентка артачак. Аннары тарифларны елына бер тапкыр индексацияләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы Монополиягә каршы федераль хезмәткә сылтама белән хәбәр итә.

Инфляция сәбәпле, төбәкләрдә тарифлар ел саен күтәрелә. Министрлар Кабинеты тариф чиген билгели, аны субъектлар арттыра алмый. 2020 елда ул 4 процент тирәсе тәшкил итәчәк.

Һәр субъектның үз индексы булачак. Иң югары индекс – Чечен Республикасында (6,5 процент), иң түбәне - Ненец автономияле округында (2,4 процент). Мәскәүдә әлеге индекс 5 процентка, Санкт-Петербургта 3,8 процентка тигез.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәгенә ешрак мөрәҗәгать итә башлавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100