news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан кайбер төр шәрабләргә акцизлар ике тапкыр артачак

Бер шешә шәраб 7 сумга артачак. РФ Дәүләт Думасында Салым кодексына үзгәрешләр беренче укылышта хупланган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы Салым кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул иткән. Бу үзгәрешләр ректификацияләнгән этил спирты кушылмыйча ясалган шәрабларга, һәм җитештерелгән географик урыны күрсәтелгән шәрабләрга (шампаннан тыш) акцизларның ике тапкыр артуга кагыла. Бу хакта Россия парламенты сайтында белдерелә.

"Акциз ставкалары артуы 0,7 литр күләмендәге шәрабнең 7,4 сумга күтәрелүенә китерәчәк, ә җитештерелгән урыны күрсәтелгән шәрабләрнең шешәсе – 3,7 сумга артачак", дип билгеләп үтелә закон проектына аңлатма документында.

Шампан шәрабләренә акцизлар ставкасын 2017-2019 елларга 27 сум күләмендә билгеләү планлаштырыла. Авторлар фикеренчә, бу үзгәрешләр акцизлар ставкалары арасындагы аерманы киметергә һәм традицион технологияләр буенча әзерләнә торган шампан шәрабләре урынына газлы шәраб эчемлекләре җитештерү белән мавыгуны киметәчәк.

Беренче чиратта, акцизлар күтәрелү төбәк бюджетлары керемен арттыру өчен эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100