news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан капиталь ремонт өчен 1 кв. метрга 5 сум исәбеннән түләргә туры киләчәк

Мәсәлән, 50 кв. метрлы фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен аена хәзергедән 125 сумга артыграк түләячәк

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Хәзер күп фатирлы йортларда яшәүче татарстанлылар капиталь ремонт өчен ай саен 1 кв. метрга якынча 2 сум 30 тиен исәбеннән түли. Яңа елдан фатирларның 1 кв. метрыннан капиталь ремонт өчен аена 5 сум исәбеннән түләргә туры киләчәк. Мәсәлән, яңа елдан 100 кв. метрлы мәйдандагы фатирда яшәүчеләргә капиталь ремонт өчен аена хәзергедән 150 сумга, 50 кв. метрлы фатир хуҗаларына- 125 сумга артыграк түләргә туры киләчәк. Әлеге яңалык хакында бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев ирештерде.

Белгәнебезчә, бүгенге көндә республикада күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт федераль закон ярдәмендә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды булышлыгында алып барыла. Бу эшне федераль фондның финанслауда катнашуына ирешү өчен, төбәкләрнең 13 шартны үтәве мәҗбүри. Татарстан менә инде 2 ел капиталь ремонтка зур күләмдә федераль финанслар алучыларның берсе. Капиталь ремонт өчен түләүне нормативка җиткерү - Федераль фонд таләбе. Рәүзил Хаҗиев аңлатуынча, республикада капиталь ремонт программасын финанслауны дәвам итәр өчен шушы шартны үтәргә кирәк. Киләсе елга Татарстанда ул чик норматив 1кв. метрга 5 сум күләмендә билгеләнгән. Шуңа күрә барлык муниципалитетларга күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен тарифларны арттыру тәкъдиме юлланган.
2010 елда Татарстанда капиталь ремонтка 1 млрд. 700 млн.сумга якын финанслар җәлеп итәргә ниятләнә. Киләсе елда муниципаль берәмлекләргә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен тарифны арттыру тәкъдим ителә.2010 елга Татарстанда кабул ителгән чик норматив- айга 1 кв. метр өчен 5 сум.

Рәүзил Хаҗиев аңлатканча, федераль канунга кертелгән үзгәрешләр ярдәмендә, 2010 елда Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фондыннан 2,5 млрд.сумга кадәр финанслар алуга өметләнә ала. Республика һәм муниципаль казнадан бу максатларга барлыгы 2,4 млрд.сум каралган. Билгеле булганча, капиталь ремонт программасын финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. 2010 елгы программа буенча аларның өлеше 1,7 млрд.сум тәшкил итәчәк. “Бу акчалар аларның үзләре өчен, яшәгән торакларын уңайлы итү өчен кирәк”, - ди министрның беренче урынбасары. Шунысы игътибарга лаек, капиталь ремонт өчен торакның квадрат метрыннан 5 сум исәбеннән түләүне һәр милекче башкара. Бу аларның йортлары 2010 елгы ремонт программасына керү-кермәүгә бәйле түгел. Капиталь ремонт өчен түләнгән бу акчалар милекчеләрнең шәхси счетларына языла бара. Бу суммалар киләчәктә аларның йортларына ремонт уздырганда исәпкә алыначак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100