news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан илдә җәзаларны башкару системасын реформалаштыру башлана

Аның үзенчәлекләре хакында бүген журналистларга Җәзаларны башкару буенча федераль хезмәтнең ТР Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рафаиль Дәүлиев сөйләде

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ, Айгөл Фәхретдинова). Киләсе елдан Россиядә альтернатив җәза төрләре киң кулланылыш алачак. РФ Дәүләт Думасы күптән түгел җинаять өчен җәзаның яңа - ирекне чикләү дигән төрен кулланылышка кертү турында закон проектын кабул итте. Документ инде 2010 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Шушы һәм илдә җәзаларны башкару системасын реформалаштыру белән бәйле башка яңалыклар хакында тулырак итеп журналистларга бүген Җәзаларны башкару буенча федераль хезмәтнең ТР Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рафаиль Дәүлиев сөйләде.

Быел февраль аенда РФ Президенты Дмитрий Медведев Вологдада төзәтү колониясендә булган иде. РФ Дәүләт Советы утырышында ил башлыгы Россия Хөкүмәтенә җинаять-башкарма системаны үстерү концепциясен эшләүне, шулай ук кайбер законнарга үзгәрешләр кертүне йөкләде. Дмитрий Медведев ул вакытта альтернатив җәза төрләрен киң куллану, иреккә чыгучыларга ярдәм системасын эшләү тәкъдимен дә керткән иде. Бүген шушы тәкъдимнәрне күздә тотып, норматив базаны тәртипкә китерү буенча сизелерлек адымнар ясала, ди Рафаиль Дәүлиев. Аның сүзләренә караганда, хәзер РФ Юстиция министрлыгы Җәзаларны башкару буенча федераль хезмәт белән берлектә 2020 елга кадәр җинаять-башкарма системаны үстерү буенча концепция әзерләүне төгәлләп килә. Юстиция министрлыгы тарафыннан законнар пакеты да әзерләнә. Алар нигезендә, Җинаять кодексыннан кайбер маддәләр төшеп калачак. Әлеге законнарның кайберләре авыр булмаган маддәләр буенча альтернатив җәза төрләрен кулланылышка кертүгә кагыла. Ирекне чикләү- шуларның берсе булачак. Биредә хөкем ителүчене махсус учреждениедә җәмгыятьтән изоляцияләмичә генә тоту күздә тотыла. Шул ук вакытта ул күзәтү астында була. Боларның барысы да суд карарында күрсәтелгән була. Бу закон нигезендә, 2 елдан 4 елга кадәр ирекне чикләү авыр булмаган җинаятьләр өчен төп җәза төре буларак кулланылачак.

Реформаның тагын бер мөһим ягы – беренче генә тапкыр хөкем ителүчеләрне берничә тапкыр хөкем ителгән затлардан аерым тотуга барып тоташа. Аларны аерым урнаштыру күздә тотыла. Бу проблема инде күптән күтәрелә иде. Кайбер категория тоткыннар буенча ул азрак кулланыла да башлаган. Мәсәлән, ВИЧ белән зарарланган хөкем ителүчеләрне калганнардан аеру практикасы инде бар. Инде алга таба кулланылачак ысулларга әйләнеп кайтканда, авыр булмаган җинаятьләр кылучыларны авыр җинаять кылучылар, берничә тапкыр хөкем ителүчеләр белән бер камерага утыртмаячаклар. Рафаиль Дәүлиев сүзләренә караганда, Татарстанда беренче тапкыр хөкем ителүчеләрне, гомуми һәм катгый режимда җәза срогын үтүчеләрне тоту өчен колонияләр билгеләнгән. Беренче категория җәза вакытын үтү өчен Түбән Камадагы 4 нче колониягә, икенчеләре- Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендәге 5 нче колониягә җибәрелә.
Алга таба аеру тагын да катгыйрак булачак, ди ул. Беренче категория җәза срогын колония-поселениеләрдә узачак. Биредә алар сак астында түгел, ә күзәтү астында булачак. Икенче авыр категория төрмәләргә озатыла. Шулай итеп, төзәтү колонияләре учреждение төре буларак бетереләчәк.

Киләчәктә колония-поселениеләр ике - гомуми күзәтү астындагы һәм көчәйтелгән күзәтү урнаштырылган төрдә булачак. Көчәйтелгән колония-поселениеләр производствосы ныклы үсеш алган гамәлдәге колонияләр базасында урнашачак. Гадәти күзәтү астындагылары исә совет чорындагы спецкомендатураларны хәтерләтәчәк. Ә менә тәрбия колонияләре, дәвалау-төзәтү учрждениеләре кебек үк сакланып калачак.

Төрмәләр исә 3 төргә- махсус, көчәйтелгән һәм гомуми режимда эшләүчеләргә бүленәчәк. Махсус төрмәләрдә утыручылар тулысынча тирә-юньдәгеләрдән изоляцияләнә. Хәтта бер ашханәдә дә очрашмыйлар. Гомуми төрмәләрдә арестантлар өчен көндез камералар ишеге ачыла ала. Хөкем ителүчеләргә аерым территориядә хәрәкәт итү мөмкинлеге туа. Төрмәләрдә җитештерү корпуслары да төзелә. Аларда теләгән кеше өчен хезмәт итү мөмкинлеге тудырыла. Ә хезмәт үзе мәҗбүри булмаячак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100