news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елдан дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Даруларга бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы үсү белән бәйле.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). 2019 елдан, базар экспертлары мәгълүматлары буенча, тормыш өчен мөһим булган дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Даруларга бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы үсү белән бәйле, шунлыктан чит ил даруларына бәяләрнең сизелерлек артуы көтелә.

Шулай ук Россия дару җитештерүчеләре дә бәяләрне арттырырга исәпли. Алар моны дарулар әзерләгәндә чит ил компонентларын куллану белән аңлата.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә дару җитештерүчеләр тормыш өчен мөһим булган даруларга бәяне инфляция проценты нигезендә генә арттыра ала, диләр.

Җитештерүчеләр елына бер тапкыр, инфляция дәрәҗәсе фаразларын исәпкә алып, бәяләрне яңадан теркәүгә гариза бирергә хокуклы. Хөкүмәт фаразлары буенча, әлеге күрсәткеч 4 – 4,5 процент тирәсендә тирбәлә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot