news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елда WhatsApp кайбер гаджетларда эшләүдән туктаячак

Операция системалары искергән гаджетларда кушымта эшләмәячәк.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 1 февраленнән WhatsApp мессенджеры Android операцион системасын 2.3.7 версияләренә кадәр кулланучы гаджетларда, шулай ук iPhoneда iOS 8гә кадәр операция системалары белән эшләүне туктатачак.

Шул ук вакытта 2019 елның 31 декабрендә, Facebook корпорациясенең мессенджеры Windows Phone җайланмаларында эшләми башлады.

Хәбәрләр алмашу хезмәте элеккечә Android операцион системалары идарәсендә 4.0.3 версиясеннән һәм iOS 9 версиясеннән башлап, шулай ук KaiOS 2.5.1 версиясеннән башлап (JioPhone һәм JioPhone 2) җайланмаларында эшләячәк, дип хәбәр итә WhatsApp’ның техник ярдәме.

Моңа кадәр җитештерүчеләр кулланучыларга операция системаларының үз версияләрен яңартырга һәм шул рәвешле мессенджер эше белән бәйле проблемаларны хәл итәргә киңәш итте.

Социаль челтәрләрнең һәм мессенджерларның профессиональ кулланучылары ассоциациясе директоры Владимир Зыков сүзләренчә, кулланучылар искергән системадагы җайланмаларда WhatsApp'ны сүндергәннән соң смартфоннарын алыштырырга мәҗбүр булачак. «Кулланучылар өчен бу начар, чөнки кешеләр ни өчен аларга телефоннарның яңа модельләрен сатып алырга кирәклеген аңламый…» — дип хәбәр итә RT аның сүзләренә сылтама белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot