news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елда Казанда җәмәгать транспорты төнге сәгать икегә кадәр эшләячәк

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 1-8 гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча оештырыла.

Яңа елда Казанда җәмәгать транспорты төнге сәгать икегә кадәр эшләячәк
азхив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 1-8 гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча күрсәтелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 1 гыйнвар иртәсендә автобуслар 7.00 сәгатьтән юлларга чыгачак.

Быел шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны төп ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак. Төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы 26 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда уза. «Черек күл» паркында шәһәр халкы өчен дискотека, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатен трансляцияләнә. Бәйрәм 31 декабрьдә 22.00 сәгатьтә башлана һәм 1 гыйнварда 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

26 декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә, Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәтен 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләү планлаштырыла. Яңа ел төнендә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте 31 декабрьдә 18.00 дән 1 гыйнвар 4.00 гә кадәр чикләнәчәк.

Раштуа төнендә, 7 гыйнварда, бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң 2 сәгать 30 минутта Меңьеллык мәйданына һәм «Үзәк стадион» тукталышына шәһәрнең барлык районнарына да кешеләрне тарату өчен махсус автобуслар (№6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91) һәм 2нче троллейбус куелачак.

Транспорт буенча комитетның кайнар линия (843) 275-30-50 телефоны Яңа ел бәйрәмнәренең бар көннәрендә дә тәүлек буе эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100