news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елда иң кыйммәт бәягә сөт сатучы хуҗалыклар мәгълүм — исемлек

Сөт бәяләре артык кимү сизелми, кайбер районнарда, киресенчә, сизелерлек арткан.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Яңа елда иң кыйммәт бәягә сөт сатучы хуҗалыклар исемлеге мәгълүм булды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада сөт бәяләре, узган ел азагы белән чагыштырганда, зур үзгәреш кичермәгән.

Мисал өчен, Әтнә районының “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 30 декабрьдә сөтне 28,43 сумга сатса, хәзер аларның чималын “Просто молоко” оешмасы 27,53 сумга сатып ала. Ягъни сөт бәясе 0,9 сумга түбәнәйгән.

Әгерҗенең “Нәүрүз” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә сөт бәясе быел 0,83 сумга арзанайган. Чүпрәле районының “Дрожжаное” агрофермасы сөтне быел 0,5 сумга, Тукай районының “Гигант” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 0,3 сумга, Актанышның “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 0,27 сумга арзанрак сата.

Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин әлеге мәгълүматларны кире какты. “Бу саннар дөрес түгел, чөнки “Нәүрүз” сөтне 29,2 сумнан сата. Яңа елдан соң алар чималны Удмуртия Республикасына җибәрергә планлаштырган иде, әмма алардан сөт сатып алучы “Зеленодольский МК” акционерлык җәмгыяте “Нәүрүз”не җибәрәсе килмәде. Шуңа да Удмуртия җитештерүчеләре сатып ала торган хакны тәкъдим итте”, - диде идарә җитәкчесе.

Өстә санап кителгән районнардан аермалы буларак, икенчеләрендә? киресенчә, сөтне сатып алу бәясе арткан. Мисал өчен, Буаның “Ак Барс Буинск” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять сөтне быел 26,95 сумга сата. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,13 сумга артыграк. Саба районының “Шытсу” авыл хуҗалыгы оешмасы да сөтен 0,28 сумга кыйммәтрәккә, ягъни, 26,23 сумга сата башлаган. Түбән Каманың “Кармалы” агрофермасында сөт бәясе 1,5 сумга артып, 26,50 сум тәшкил итә. Шул ук районның “Бәхетле Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә сөтне быел 3,45 сумга кыйммәтрәккә, ягъни 27,79 сумга сата.

Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин “Татар-информ”га билгеләп үткәнчә, сөтне сатып алуның бәясе үсү — чимал җитештерүчеләрнең сатып алучылар белән ышанычлы һәм даими мөнәсәбәтләре булуда дип аңлатты.

Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рөстәм Вахитов сүзләренчә, “Кулон-Агро”ның сөтне 31 сумнан сату сәбәбе — сыйфатлы һәм майлылыгы югары булган чимал җитештерүдә.

Сүз уңаеннан, хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре НДСсыз күрсәтелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100