news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елда 10 көн ял, әмма Казан мэриясе өчен түгел

Бүген «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр җитәкчелеге һәм махсус хезмәтләренең ел башындагы эшчәнлеге хакында сүз булды

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, 1-10 гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникулы булачагын искәртеп, әмма Казан җитәкчелеге һәм шәһәр тормышы өчен җаваплы махсус хезмәтләр өчен бу кагылмый, дип белдерде. «Шәһәрдәге барлык хезмәтләр, башкалага хас булганча, өзлексез эшләргә тиеш, шул исәптән законлылык һәм җәмәгать тәртибе сакланылуы да шарт», - дип басым ясап әйтте шәһәр башлыгы.

Киңәшмәдә Яңа ел каникулларында җәмәгать тәртибен саклау, транспорт, медицина, янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрне бетерү кебек хезмәтләрнең, авария бригадаларының һәм штабның эшен оештыру мәсьәләләре турында сүз барды, һәр хезмәт җиткәчесе әзерлек буенча мэр алдында аерым хисап тотты.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов сүзләренчә, декабрь ахыры – гыйнвар башында халык күңел ачсын өчен, 87 чыршы комплексы төзелгән һәм алар барысы да контрольда, шәһәр буенча 500дән артык бәйрәм чарасы үткәрелә. Бәйрәм көннәрендә аварияләрне бетерү буенча 28 мобиль бригада, заявкалар буенча 70 бригада эшләячәк, көн саен йортлар янында 1850ләп ишегалды җыештыручы һәм кар чистарту, аны шәһәрдән чыгару кебек максатларда 115 берәмлек махсус техника юлларны чистартып торачак, тагын коммуналь комплекс оешмаларында экскаватор, автокран, автоцистерна һ.б. төр техникадан торган «тәгәрмәчтәге» махсус 40 бригада кизү торачак.

Төп юлларда 250 берәмлек кар чистарту һәм кар чыгару техникасы, 180 юл эшчесе хезмәт күрсәтәчәк. Барлыгы 62 чүп машинасы Самосырово һәм Казан экология комплексына көнкүреш калдыкларын чыгарачак, әмма, элеккеге еллар тәҗрибәсенә таянып, 1 һәм 7 гыйнвар көннәрендә 32 берәмлек техника гына кирәк булачак, дип саный Р.Борһанов. Елның беренче көнендә сәгать төнге 2гә кадәр 30 төп маршрут буенча ярты сәгатьлек интервал белән шәһәр җәмәгать транспорты пассажир ташыячак, калган маршрутлар - төн уртасына кадәр һәм 1 гыйнвар көнне иртәнге 7дән янә транспорт йөри башлаячак. «Шәһәрдә кешеләр күпләп җыелган урыннарга аеруча игътибар көчәйтелгән булырга тиеш, биредә базарлар, чыршы комплекслары һәм бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннар күздә тотыла», - дип искәртте Р.Борһанов.

Милиция гарнизоны, медицина хезмәте исә көчәйтелгән режимда эшләргә әзер. Мэр сүзләренчә, 11 гыйнвар көнне яңартылган режимда узачак «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бәйрәм көннәрендә башкарылган эшкә нәтиҗә чыгарылачак.   

news_right_1
news_right_2
news_bot