news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел ялларында Татарстандагы 49 объект ковидка каршы чараларны үтәмәгән

Республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре барлыгы 1426 җәмәгать объектын тикшергән.

Яңа ел ялларында Татарстандагы 49 объект ковидка каршы чараларны үтәмәгән
Рамил Гали

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда урнашкан 49 җәмәгать объектында коронавируска каршы саклык чаралары үтәлмәгән. Бу турыда Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бәйрәм көннәрендә объектларны күзәтү эшен дәвам иттек. Республика буенча барлыгы 1426 объект тикшерелде. 49 объектта коронавируска каршы саклык чараларын бозу очраклары булды», — диде белгеч.

Аның әйтүенчә, Татарстанда 677 кибет тикшерелгән, шуларның уналтысы эпидемиологик нормаларны үтәмәгән. «Бөгелмә, Лаеш, Чистай, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт районнарындагы сәүдә нокталарында эпидемиологик нормаларны үтәмәгәннәр», — дип сөйләде белгеч.

Моннан тыш, Роспотребнадзор хезмәткәрләре 134 җәмәгать туклануы объектында булган. 7 оешмада саклык чараларын бозу теркәлгән.

«Массакүләм чаралар үткәрү урыннарында тикшерүләр булды. Берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Тулаем алганда, республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә Covid-19 аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне яхшы үтәделәр», — дип өстәде Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100