news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел ялларында Россия халкы займнарны 25 процентка артыграк алган

Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелгы яңа ел каникулларында россиялеләр микрофинанс оешмаларына (МФО) ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Узган ел белән чагыштыргандагы  үсеш “МиР” үзлектән көйләү оешмасы отчетында күренә.

Сораштыруда катнашкан микрофинанс оешмалары займнарны бирүнең быел 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр артуын билгеләп үткән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, ул уртача 25 процентка үскән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аналитиклар займ алуның 15 процентка үсүен җиткергән.

Россиялеләргә кредитлар бирү күләме дә үскән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, уртача үсеш - 30 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 20 процент, дип күрсәтелгән отчетта.

“Декабрь-гыйнвар чорында россиялеләрнең артык озакка киткән "сакчыллык режимы"ннан арулары сизелә. Бәйрәм чорында аларның керемнәренең күп өлеше кулланышка тотылган”, - дип сөйләгән бер онлайн-займ сервисы җитәкчесе.

Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot