Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел ялларында Казандагы муниципаль парковкалар бушлай эшли
Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында урнаштырылган.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанлылар муниципаль парковкалардан 8 гыйнварга кадәр бушлай файдалана алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чараларына, шул исәптән Черек күлдәге чыршыны күрергә килгән казанлылар һәм башкалабыз кунакларына бу көннәрдә парковка өчен түләү мәсьәләсендә борчылмаска да була, диелгән әлеге хәбәрдә.
Әлеге «акция» шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 2019 ел дәвамында башка бәйрәм көннәрендә дә (23 февраль, 8-9 март, 1-4 май, 9-11 май һ.б.) үткәрелә.
Уңайлы муниципаль парковка мәйданчыгын «Казан паркингы» сайтында табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз