news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел ялларында Казан ишегалларын кардан чистартырга 60 бригада җәлеп ителәчәк

Чүп-чарларны да коммуналь хезмәтләр көн саен чыгарырга ниятли.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Яңа ел ялларында Казан урамнарына барлыгы 75 махсус техника һәм автотранспорт белән тәэмин ителгән 44 авария бригадасы чыгачак. Йорт яннарындагы территорияләрне кардан чистарту, бозлавыкны кисәтү эшенә 60 бригада җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбе җыелышында мәгълүм булды.

Чүп-чарларны да коммуналь хезмәтләр көн саен чыгарырга ниятли, бу эшкә 1 гыйнварда һәм якшәмбе көннәрендә генә идарә компанияләре заявкалары буенча чыгачаклар. Моның өчен шәһәр хакимияте көн саен чүп ташый торган 50 машина һәм бункерлы 20 машинаны эшкә җигәчәк.

Нинди дә булса коммуналь хезмәтләрне Яңа ел ялларында сүндерү планлаштырылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot