news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә телевизор караучыларны гадәти булмаган тамаша көтә

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе әзерли торган тамашада татар эстрадасы йолдызлары белән бергә, күренекле шәхесләрнең курчаклары да чыгыш ясаячак

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе 20 һәм 30 ноябрьдә Яңа ел тамашасын төшерерә җыена. “Искитәрлек, гаҗәеп концерт” дип аталган бу чара Филармониянең концертлар залында узачак, дип хәбәр итә телерадиокомпаниенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.

Яңа ел төнендә тамашачыларны, чыннан да, гадәти булмаган концерт көтә: татар эстрадасы йолдызлары белән бергә, күренекле шәхесләрнең курчаклары да чыгыш ясаячак. Концертны Салават Фәтхетдинов курчагы алып барачак.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100