Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак
1 гыйнварга каршы төндә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда җилле һава торышы көтелә.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза.
«Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз