news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә - курчак маҗаралары

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы әзерләгән тамашада татар эстрадасы “йолдызлар”ы белән бергә күренекле шәхесләрнең курчаклары да катнаша

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа гасыр” каналы телевизор караучыларны Яңа ел төнендә моңарчы күрелмәгән тамаша белән шаккатырырга уйлый. Анда татар эстрадасы “йолдызлар”ы белән бергә күренекле шәхесләрнең курчаклары да чыгыш ясаячак. Тамашада татарча аралашучы Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләре - Дмитрий Медведев, Владимир Путин, Минтимер Шәймиевне дә, татар көйләренә күңел ачкан Уитни Хьюстон, Филипп Киркоров һәм Верка Сердючканы да күзләп булачак. Бу образларны тудыруда Казанның “Әкият”, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Уфа курчак театрлары ярдәм икән.

Күптән түгел “Татарстан-Яңа гасыр” филармониянең концерт залында әлеге Яңа ел тамашасын төшерде. Җырчылар, телевидение алып баручылары, кунаклар һәм курчаклар катнашкан тамаша “Искитәрлек, гаҗәеп концерт” дип атала. Аны Салават Фәтхетдинов курчагы алып бара. Сценарий авторы Замирә Гәрәева сүзләренчә, концертның телевизион версиясе 6 сәгатьтән ким булырга тиеш түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100