news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә Казанның җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

31 декабрьдә Казан метрополитены төн уртасына кадәр эшләячәк.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 31 декабрьдә Казан автобуслары, троллейбуслары һәм трамвайлары төнге икегә кадәр эшләячәк. Метрполитен үз эшен төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Илдар Габделхаков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, казанлылар һәм шәһәр кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча күрсәтеләчәк», - диде комитет башлыгы.

1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты иртәнге җидедә эшли башлаячак һәм төн уртасында эшен төгәлләячәк, диде ул.

«6сыннан 7 гыйнварга каршы төндә Раштуа бәйрәмендә гыйбадәт төгәлләнгәннән соң 7 гыйнварда 01.30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталышыннан тугыз автобус һәм бер троллейбус бәйрәмгә килгән кешеләрне өйләренә алып кайтачак», - дип өстәде Илдар Габделхаков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100