news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында 15 сабый туган

Яңа ел төнендә Казанда 10 малай һәм 5 кыз туган.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ", Эмма Сыйтдикова). 2017 елда Казанда туган беренче сабый - малай булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елда беренче бала шәһәрнең 16 нчы санлы клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында төнге сәгать беренче яртыда туган. 

Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында барлыгы 15 сабый - 10 малай һәм 5 кыз туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100