news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты төнге сәгать икегә кадәр эшләячәк

Метрополитен төнге сәгать 12дә эшен туктатачак.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Быел Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы Казанда җәмәгать автобуслары, трамвай һәм троллейбуслар төнге сәгать 2гә кадәр йөриячәк. Шәһәр халкына 36 маршурт һәм 65 берәмлек транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк. 2017 елның 1 гыйнварында җир өсте транспорты иртәнге сәгать 7дә эшкә чыгып, 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.

Метрополитен 31 гыйнварда 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә 1 гыйнварда үз эшен сәгать иртәнге 6да башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot