news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге икегә кадәр эшләячәк

Автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы озайтыла.

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге икегә кадәр эшләячәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспортларының эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.

"Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылды. Шулай ук метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк", - диде ул.

Евгения Лодвигова әйтүенчә, 31 декабрьдә 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр транспорты тулы күләмдә эшләячәк. Шулай ук 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр юлларга 69 берәмлек күчмә состав чыгачак.

"1 гыйнвар иртәсендә автобуслар маршрутларның эш режимын 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр озайтып юлга чыгачак. Метрополитен бу көнне 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100