news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел төнендә Казанда ашыгыч ярдәм табиблары 1300 тапкыр чакыру буенча барган

Бәхетсезлек очраклары белән бәйле мөрәҗәгать буенча 259 тапкыр барырга туры килгән.

Яңа ел төнендә Казанда ашыгыч ярдәм табиблары 1300 тапкыр чакыру буенча барган
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 декабрьдән – 1 гыйнварга кадәр Казанда ашыгыч ярдәм табиблары 1299 тапкыр чакыру буенча барган, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Табиблар миокард инфаркты белән 8 кешене,баш миендә кан әйләнеше бозылу белән 26 казанлыны хастаханәгә озаткан.

Бәхетсезлек очраклары буенча 259 тапкыр барырга туры килгән. Җәмәгать урыннарына 185 тапкыр ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртылган.

Бәйрәм төнендә Татарстан башкаласында барлыгы 80 ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot