news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел төнендә Казанда алты бала туган

Быел башкалада беренче булып кыз бала дөньяга килгән.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты сабый дөньяга аваз салган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның беренче төнендә башкалада биш малай һәм бер кыз туган.

Беренче булып, нәкъ төн уртасында 7нче шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру йортында кыз бала туа. Аның авырлыгы — 3 килограммга якын, ул — әти-әнисенең беренче баласы.

news_right_1
news_right_2
news_bot