news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел төнендә Казанда 10 бала туган

Быел беренче булып кыз бала дөньяга килгән.

Яңа ел төнендә Казанда 10 бала туган
Султан Исхаков

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Казанда 10 бала туган, шуларның 4се малай һәм 6сы кыз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибее Айгөл Сәлимҗанова белдерде.

Быел Казан Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгендә беренче булып кыз бала дөньяга килгән. Баланың авырлыгы 3150 грамм.

Яңа елда Чаллыда ике бала туган, икесе дә Кама балалар медицина үзәге Перинаталь үзәгендә дөньяга аваз салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot