Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казан, элеккечә, Яңа ел бәйрәмендә балалар белән ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегендә кала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак. 2-7 гыйнвар көннәрендә әлеге күрсәткеч 77 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Кунакханәләрдә урыннарны алдан белешеп кую дәвам итә. Шул рәвешле, кунаклар тагын да күбрәк булыр, дип көтелә, - диде Санникова. - Шәһәрнең күпчелек зур туристлык операторлары Яңа ел программалары әзерләде, шулай ук сувенир продукциясенең ассортименты киңәйде, Яңа ел тематикасына караган әйберләр өстәлде».
Казан янә Яңа ел бәйрәмендә балалар белән ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде, дип искәртте Санникова. «Рейтинг 2017 елның 28 декабреннән 2018 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда туристларның торак белешеп кую турындагы мәгълүматлары нигезендә төзелде», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз