news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел рухы бирүче "Ёлки" фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә

"Ёлки Последние" фильмы экраннарга 27 декабрь көнне чыгачак.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел "Ёлки" фильмы тамашачыларга соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Бүген "Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар ябык ишекләр артында  "Ёлки Последние" фильмын беренчеләрдән булып карады. Премьераны фильмда сноубордист ролен уйнаучы Александр Головин тәкъдим итте.

Билгеле булганча, "Ёлки Последние" - һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы "Ёлки"ның финал өлеше. Сигез кисәктән торган фильмга быелгысы нокта куя.

"Без әле үзебез дә "Ёлки"дан башка ничек яшәрбез - белмим. Әмма мин анда ел саен яратып төшә, соңыннан яратып карый идем", - диде Головин.

Актер сүзләренчә, әлегә аңа башка Яңа ел проектында катнашу тәкъдиме булмаган.

"Ёлки Последние" киң прокатка 27 декабрьдә чыгачак. СТС каналы аңа кадәр блокбастерның барлык өлешләрен күрсәтергә җыена.

Александр Головин белән интервьюны соңрак "Интертат"тан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100