news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел кичәсеннән соң иптәшен үтергән Чаллы кешесенә хөкем карары чыгардылар

32 яшьлек Руслан Моратов пыяла шешә ватыгы белән 35 яшьлек Максим Лукояновның муенына суккан.

(Чаллы, 6 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Хезмәттәшен пыяла шешә кыйпылчыгы белән үтергән Чаллы кешесен суд карары нигезендә сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Дәүләт гаепләүчесе суд утырышында Руслан Моратовны ун елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатуны сораган иде. Суд карары нигезендә, Чаллы кешесен сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Фаҗига узган елның 16 декабрендә, Яңа ел корпоратив кичәсеннән соң була. Кичәдән соң 32 яшьлек Руслан Моратов һәм 35 яшьлек Максим Лукоянов сүзгә килә. Ир-атлар таксидан чыгып, «КамПИ»җәмәгать транспорты тукталышындагы мини-маркет янында мөнәсәбәтләрне ачыклауны дәвам итә.

Бәхәс барышында Моратовның кулындагы сыралы шешә ватыла. Шул шешә кыйпылчыгы белән ир-ат иптәшенең муенына суга һәм йокы артериясенә эләгә. Йорт ягына таба берничә адым ясаганнан соң, Лукоянов җиргә егыла. Моратов «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Әмма зыян күрүче хастаханәгә барып җитә алмаган, ул машинада җан биргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot