news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулында ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар икеләтелгән түләү алачак

Россия Финанслар министрлыгында бу максатларга акча билгеләнгән булуын расладылар.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Яңа ел каникулында коронавируслы пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр икеләтә арттырыла.

«Ял көннәрендә эшли торган һәр медицина хезмәткәренә түләүләр икеләтелгән тариф буенча исәпләнәчәк», — диде «Россия-1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Россия Финанслар министрлыгында бу максатларга акча билгеләнгән булуын расладылар.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, «кызыл зона»да эшләүчеләр түләүләрне киләсе ел азагына кадәр алачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot