Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел каникулы көннәрендә чатыр ярминкәләрендә фермер продукциясен саталар
Биредә яңа чалынган ит, авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башкалар була.
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнде, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала. Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар.
Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли:
- Авиатөзелеш районында — Дементьев ур., 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында;
- Мәскәү районында — Батыршин ур., 20;
- Яңа Савин районында — Академик Лаврентьев ур., 10;
- Идел буе районында — Юлиус Фучик ур., 72;
- Совет районында- — Ломжа ур., 2; Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе)
Биредә республика территориясендә җитештерелгән төрле продукция: яңа чалынган ит, авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин.
Чатыр мәйданчыклары 3 гыйнвардан башлап көн саен 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз