news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларыннан соң Казан мәктәпләрендә туклану бәясе артачак

Шул мәсьәлә буенча Казан шәһәре Башкарма комитетында журналистлар белән брифинг үткәрелә

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген 12 сәгатьтә Казан шәһәре Башкарма комитетында киләсе елның 11 гыйнварыннан Казан мәктәпләрендә туклану бәясе арту мәсьәләсенә багышланган брифинг була. Журналистлар белән очрашуга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәев белән азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Марат Каһарманов килер дип көтелә.

 

Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, анда сүз мәктәптә туклану бәясенең бүгенге 21,5 сумнан 29 сумга кадәр күтәрелүе хакында барачак. Бу мәктәп ризыгының көнлек үзкыйммәте исә киләсе ел башына 51 сум 77 тиен тәшкил итүенә бәйле.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100