news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында ятим балалар «Әкият» курчак театрында һәм циркта булачак

«Мәдәни каникуллар» проектында катнашучылар районнарда Яңа ел чыршыларын караячак.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылары өчен кышкы каникуллар чорында «Мәдәни каникуллар» проектын тормышка ашыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мәдәни каникуллар» проекты 27 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр оештырыла. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, республика фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм конкурслары җиңүчеләре «Әкият» татар дәүләт театрына, циркка, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына, К.Тинчурин исемендәге театрга барачак.

«Мәдәни каникуллар» проектында катнашучы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр үз муниципаль берәмлекләрендә Яңа ел чыршыларын караячак», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Каникуллар дәвамында бәйрәм чаралары — Яңа ел тамашалары, бал-маскарадлар, спорт уеннары, эстафеталар, кадет мәктәпләрендә викториналар оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100