news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.

Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән җитештерү календаре буенча, каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.

news_right_1
news_right_2
news_bot