news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында Татарстанда 28 агулану очрагы теркәлгән

Күпчелек очракта дарулар белән агуланганнар

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 2009 елның 31 декабреннән башлап 2010 елның 7 гыйнварына кадәр Татарстанда 28 агулану очрагы теркәлгән, аларның 12 очрагы - алкоголь эчемлекләр белән, 13 очрагы - дарулар белән, 3 очрагы - башка әйберләр белән дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.
Зыян күрүчеләр арасында 20 ир-ат, 8 хатын-кыз, шул исәптән 4 бала һәм яшүсмер бар.
Агулануга сәбәп булган әйберләр 13 очракта даруханәдән, 7 очракта кибеттән һәм 3 очракта санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100