news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында Татарстан 150 мең кунак кабул итте

Туристлар арасында иң популяр урыннар Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге булды.

Яңа ел каникулларында Татарстан 150 мең кунак кабул итте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында Татарстанга 150 мең кунак килгән. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның кунаклар иң күп булган истәлекле урыннары Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге булды. Моннан тыш, Бөек Болгар, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә туристлык агымы арта бара», — дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрләрендә.

Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә 7 мең кунак килгән. Узган елның шул ук чорында резиденция 6,5 мең кешене кабул иткән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100