news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел каникулларында Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 12722 мөрәҗәгать ясалган
Бу елның 10 көнендә юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкыр азрак булган
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанның ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 11 көндә (2009 елның 31 декабреннән 2010 елның 10 гыйнварына кадәр) 12722 мөрәҗәгать буенча барган. Бер тәүлеккә 1156 чакыру туры килгән.
Аерым алганда, ашыгыч ярдәм бригадалары 1076 тапкыр җәмәгатьчелек урынына (узган ел 940 тапкыр), 1842 тапкыр балалар янына, 26 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 9 кеше зыян күргән һәм 4 кеше үлгән.
107се кискен миокард инфаркты, 251е инсульт буенча мөрәҗәгать ясалган.
Кискен тын юллары авырулары буенча 1150 кеше мөрәҗәгать иткән.
Ашыгыч ярдәм табиблары каникулларда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына 39 тапкыр гына барган, узган ел андый 66 чакыру теркәлгән. Быел 11 көндә юл һәлакәтләрендә 35 кеше зыян күргән, 2 кешенең гомере өзелгән.
Табиблар юл-транспорт һәлакәте санының аз булуын буранга бәйле дип саный, чөнки автомобильчеләр үз ишегалларыннан чыга алмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2