news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулларында казанлылар 9 гыйнварга кадәр ял итәчәк

Ихтыяҗ булганда эш бирүчеләр ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшне оештыра ала

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Гражданнарның 2012 елның гыйнварында эш көне булмаган бәйрәм көннәре мәсьәләсе буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2012 елның гыйнварында ял көннәрен билгеләү турында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5 гыйнвар (Яңа ел каникуллары) һәм 7 гыйнвар (Раштуа) эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала.
2012 елда эш көне булмаган бәйрәм көннәре – 1 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә – якшәмбе һәм шимбәгә туры килә. Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шуңа бәйле рәвештә, 1 гыйнвар ялы – 6 сына, 7 гыйнвар ялы 9 ына күчерелә.
Шул рәвешчә, 2012 елның 1-9 гыйнвар көннәрендә ял итәчәкбез.
Ихтыяҗ булганда эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 113 һәм 153 нче маддәләрендә каралган тәртиптә һәм шартларда ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшне оештыра ала.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot