news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында Казанга 100 мең турист килүе көтелә

Республиканың 360 кунакханәсе, хостел, шифаханә, ял базасы кунакларны кабул итәргә әзер.

(Казан, 20 декабрь, “Татар информ”, Чулпан Шакирова). Бүген үк 2-6 гыйнвар көннәренә Казан кунакханәләрендә урыннарның 93 проценты арендаланган. Яңа ел төне өчен кунакханәдә номер алучыларның саны 78 процентны тәшкил итә. Өч-дүрт йолдызлы отельдә бер урынлы бүлмә – 3200 сумга, ике урынлысы 4400 сумга төшә. Хостелларда тукталу исә 600 сум. Туристлар, гадәттә, кунакханәләргә өч көнгә керә.
 
"Казан – Яңа ел каникулларында кунаклар җәлеп итә торган шәһәрләрнең лидеры. Туристлар башкалага 30 декабрьдән агыла башлар дип көтелә. 2 гыйнвар исә – кунаклар кабул итүнең төп көне. Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 100 мең кунак килер дип уйлыйбыз. Узган ел бу сан 130 меңне тәшкил итте", – ди республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.
 
Туризм комитеты Яңа ел бәйрәмнәренә мәдәни чаралар программасы әзерләп куйган. Кунакларны Казан Кремле музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар һәм Алабуга шәһәрләре, Чистай дәүләт архитектура-тарих һәм әдәбият музее, Арча районында урнашкан Кыш бабай резиденциясе көтеп кала. Моннан тыш һәр теләгән кеше Иске Татар бистәсендә узачак бәйрәм ярминкәләрендә, Юркин паркта, Казан ипподромында булачак “Кышкы Сабан туен”да күңел ача алачак.
 
Яңа ел каникулларында узачак чараларга бәя 300 сумнан башлана. Ярминкәләргә һәм Казан яр буендагы бәйрәм чараларына керү бушлай.
 
Казанга туристлар иң күп килә торган шәһәрләр - Мәскәү һәм Санкт-Петербург. Шулай ук Идел буе, Үзәк, Урал федераль округларында яшәүчеләр дә Татарстанны үз итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100