news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында Казанда муниципаль машина кую урыннары түләүсез булачак

Хәзер шәһәрдә 1708 түләүле машина кую урыны бар.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Яңа ел каникулларында Казанның муниципаль машина кую урыннары түләүсез эшләячәк. Бу турыда эшлекле дүшәмбе утырышында Транспорт комитеты рәисе Айрат Абдулхаков хәбәр итте. «2017 елның яңа ел каникулы көннәрендә – 1 гыйнвардан башлап 8енә кадәр Казанда муниципаль машина кую урыннары түләүсез эшләячәк”, дип ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 1708 түләүле машина кую урыны бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100