news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларында дәвалау учреждениеләренең эш графигы билгеле

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). 2015 нче елның гыйнварында бәйрәм һәм ял көннәренә нигезләнеп (1.01 – 11.01.2015), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе боерыклары нигезендә, Казанда дәвалау учреждениеләренең эш режимы билгеләнгән. Халык игътибарына бу хәбәрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең стационар учреждениеләре тәүлек буе календарь буенча барлык көннәрне эшләячәк. Ашыгыч ярдәм хезмәте шулай ук тәүлек буе һәр көн хезмәт күрсәтәчәк. Өлкәннәр сырхауханәләре түбәндәге график буенча: 1, 2, 4, 5, 7, 8, 10, 11 гыйнварда дежур терапевт бригадалары; 3 гыйнварда көчәйтелгән режимда (рентген, лаборатория, көндезге эш режимы белән травматология пункты); 6, 9 гыйнварда көчәйтелгән режимда (рентген, лаборатория, көндезге эш режимы белән травматология пункты, тар профиль белгечләре).

Балалар сырхауханәләре түбәндәге график буенча: 2, 5, 8 гыйнварда дежур педиатр бригадалары; 3, 6, 9 гыйнварда көчәйтелгән режимда(рентген, лаборатория, көндезге эш режимы белән травматология пункты, тар профиль белгечләре). 10 нчы гыйнварда шимбә графигы буенча.

Стоматология сырхауханәләре һәр көнне иртәнге 9 дан 15 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кичектергесез стоматология (олылар һәм балалар өчен) Чернышевский урамы, 10 нчы йорт адресы буенча һәр көнне тәүлек буе ачык булачак. Балалар стоматология сырхауханәләренә килгәндә, 4 нче гыйнварда 1 нче санлы балалар стоматология сырхауханәсе (Юго-Западная урамы, 2а тел.523-65-85) хезмәт күрсәтәчәк. 11 нче гыйнварда 2 нче балалар стоматология сырхауханәсе эшләячәк (Ямашев проспекты, 52, тел.521-31-08).

Хатын-кыз консультацияләренең эш графигы төзелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100